2025 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2024/2025 елгы җылыту чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эш йомгаклары һәм 2025/2026 елгы җылыту чорына әзерлек бурычлары турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М. М. Айзатуллин чыгыш ясады.
Узган ягу сезонындагы эш нәтиҗәләре турында Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе А. Ф. Мөбәрәкшин сөйләде.
2024/2025 елгы җылыту чорын узу йомгаклары һәм «Татэнерго» АҖ объектларының 2025/2026 елгы җылыту чорына әзерлеге турында «Татэнерго» АҖ генераль директоры Р. М. Хаҗиев сөйләде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.