2025 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә социаль өлкә объектларын һәм торак фонды объектларын капиталь ремонтлауның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру һәм 2025 елга Татарстан Республикасының баланслы һәм нәтиҗәле икътисадый үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла торган эш турында хисап белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Айзатуллин М. М.чыгыш ясады.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында «Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше Институты» фонды директоры Н.М.Зиннәтуллина сөйләде.
Очрашуда «ТР ҮСИ» ДБУ исеменнән директор А.Н.Кудрявцева катнашты.