Муниципаль районнар һәм шәһәр округлар башкарма комитетларының җитәкчеләре катнашында “Түгәрәк өстәл” булып узды

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген Кремльда муниципаль районнар һәм шәһәр округлар башкарма комитетларының җитәкчеләре катнашында “Түгәрәк өстәл” булып узды. Җыелышта җирле үзидарә органнарының эшчәнлегендә актуаль сорауларны карап киттеләр. ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева хезмәт автотранспортын кирәкле яраклар белән тәэмин итүгә караган чыгым нормативлары турында доклад белән чыгыш ясады.
Җыелыш эшендә шулай ук тарифлар сәясәте бүлегенең баш белгечләре Э.Р.Галиева һәм Е.А.Пугачева катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International