Бюджет, автоном һәм казна учреждениеләре эшчәнлеген тикшереп торуны гамәлгә ашыру тәртибен регламентлаштыра торган бердәй норматив хокукый акт эшләү мәсьәләсен карау буенча киңәшмә

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында бюджет, автоном һәм казна учреждениеләре эшчәнлеген тикшереп тору тәртибен регламентлаштыра торган бердәм норматив хокукый акт эшләү мәсьәләсен карау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International