Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәгариф һәм фән Киңәшмәсе утырышы

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

2025 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәгариф һәм фән Киңәшмәсе утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

1. Татарстан Республикасында инженер-техник белем бирү: проблемалар һәм бурычлар;

2. Татарстан Республикасының инженер-техник профильле кадрларга ихтыяҗлары турында;

3. «Физик-математик алга китеш» проектын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм «физик-химик алга китеш» проектын әзерләү турында;

4. «КиберАвтоТех» алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү перспективалары һәм Казан (Идел буе) федераль университетының инженерлык белемен үстерү стратегиясе турында;

5. «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү перспективалары һәм Казан милли тикшеренү технология университетының инженерлык белемен үстерү стратегиясе турында;

6. «Комплекслы авиация инженериясе» алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү перспективалары турында;

7. «Алдынгы инженерлык нефть мәктәбе» алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү перспективалары турында;

8. Иннополис университетының алдынгы инженерлык мәктәбенең эш йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында;

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International