2025 елның 16 июлендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХДА) һәм сәнәгать милке федераль институты (СМФИ) «Интеллектуаль милек өлкәсенә ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларының төбәк практикасына күзәтү» һәм «интеллектуаль милекнең милли экосистемасында сәнәгать милке федераль институты» темаларына видеоконференцэлемтә режимында вебинар үткәрделәр.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан вебинарда функциональ анализ бүлеге башлыгы Галиева Э. Р., икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Шәйхетдинова Г.Р. һәм предприятиеләр икътисады һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Гыйльметдинов А.Р. катнаштылар.