2025 елның 22 августында Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов рәислегендә республика башкарма хакимият органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Видеоэлемтә аша утырышта катнашучыларны Россия Федерациясем мәгариф Министры С. С. Кравцов сәламләде.
УтырыштаХ«хәзерге заман мәгарифенең кыйммәт ориентирлары» темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар, шулай ук, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «СИБУР-ТР» АҖ генераль директоры А. Ф. Сафина, Түбән Кама 38 нче лицейның математика укытучысы, «Физика-математик Алгарыш» проектында катнашучы К.Е. Семенова чыгышларын тыңладылар.
Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.