Фәнни-координацион советы утырышы

2013 елның 22 ноябре, җомга
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең конференц залында функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
Тарифлар сәясәте бүлегенең мөдире Ю.В.Павлова дәүләт һәм муниципаль идарә итү органнарында һәм социаль учрежденияләрендә автотранспортны куллануы турында доклад белән чыгыш ясады. Автотранспортны тәэмин итү нормативлары турында кыскача сөйләде.
Бюджетны мониторинглау бүлегенең мөдире Л.А.Зиганшина социаль хезмәт күрсәтүче учрежденияләрнең сыйфатлы эшенә мөстәкыйль бәясен формалаштыру хакында чыгыш ясады.
Рәсәйдә һәм Татарстан Республикасынында кабул ителгән яңа законнар турында региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М. Даутов сөйләде.
Татарстан Республикасы икътисад яңалыклары белән организацияләрнең эффектив эшчәнлекләрен анализлау бүлегенең мөдире А.А.Валитова таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International