«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр «гамәли платформасы» мәгълүмат системасына керә торган хезмәтләр күрсәтүгә гаризаларны күчерү механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» гамәли платформасы» мәгълүмат системасына керә торган хезмәтләр күрсәтүгә гаризаларны күчерү механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча министр урынбасары Р. И. Шамеев рәислегендә ВКС режимында эшлекле киңәшмә узды.

 Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының җаваплы вәкилләре катнашты.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International