2025 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында пилотсыз очу аппараты һөҗүмнәре аркасында җимерелгән торак өчен компенсация мәсьәләсен карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.