Р. Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе

2025 елның 19 сентябре, җомга

19 сентябрьдә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы булды.

Татарстан Рәисе Россия Хөкүмәте җитәкчелеге, Россия Федерациясе сенаторлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, төбәк башлыклары, Идел буе федераль округы субъектларының рәсми вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика Министрлар Кабинеты әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре вәкилләре, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылары, киң җәмәгатьчелек даирәсе барында республиканың күпмилләтле халкына, Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә тугрылыклы булу турында ант бирде.

Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангельдиев, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан әфәнде, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожников, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев, Ташкент өлкәсе Хокимы Зойир Мирзаев, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнаштылар.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан тантаналы чарада директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International