2025 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф.Вәлиуллов рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта республиканың аерым оешмаларының финанс-икътисадый хәле һәм аларның хезмәт хакын түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләр буенча бурычларын каплау чаралары турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.