2025 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф.Вәлиуллов рәислегендә легаль булмаган эш белән тәэмин итүгә каршы тору буенча Республика ведомствоара комиссиясенең һәм хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясенең муниципаль берәмлекләрдәге комиссияләрнең эшче төркемнәрен видеоконференцэлемтә режимында тоташтырып, уртак утырыш узды.
Утырышта хезмәт хакы буенча бурычларны түләүне тәэмин итү, рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, хезмәт хакының билгеләнгән минималь күләменнән түбән булмаган дәрәҗәсен тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары А. Б. Гревцов һәм социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева катнаштылар