2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

2025 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

 

Барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы финанс министры М.Д. Фәйзрахманов үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 421 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 349 млрд сум, җирле бюджетларга 72 млрд сум. Кергән.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, салымнар кереме 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларына якынча 80 млрд сумга арткан һәм 1 трлн 201 млрд сум тәшкил иткән.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Нуриәхмәтов Р.Х. хәбәр иткәнчә, 2025 елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 639 млрд сум яки узган елга карата 112% күчергәннәр.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International