Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышның унбишенче утырышы

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

2025 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышның унбишенче утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин уздырды.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау иде.

Күпчелек тавыш белән «хуплап» «2026 елга һәм 2027 - 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм тикшерелде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International