2025 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы структурасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.