2025 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләү буенча тәкъдимнәр турында» дигән темага киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында көн тәртибе мәсьәләсе каралды һәм тикшерелде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А. Н. Кудрявцева һәм директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнаштылар.