«Гавами хакимият системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында «2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре»темасына Онлайн-конференция

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

2025 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында «Гавами хакимият системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында «2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре»темасына онлайн-конференция узды.

Очрашуның модераторы - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре мэры Мәһдиев Н.Г., сомодераторы-Татарстан Республикасы юстиция министры Заһидуллин Р. И. Эштә муниципаль берәмлекләр советы рәисе Гобәйдуллин Э.С., Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Т. Д. Әхмәтвәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А. Г. Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук муниципаль районнар, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

Эш барышында конференциядә катнашучылар көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ исеменнән конференциядә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International