Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының ХХ съезды утырышы

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 18 декабрендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең ХХ юбилей съезды булды.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Р.Н., Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Шәймиев М. Ш., Федерация Советының конституциячел законнар һәм Дәүләт корылышы комитеты рәисе Клишас А. А., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Ф. Х., Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Сәфәров А.А., 956 делегат – республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, шулай ук 300гә якын чакырылучылар  - республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, иҗтимагый оешмалар активистлары, җирле үзидарә ветераннары катнаштылар.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан съезд эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International