2026 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы булды.
Министрлыкның коллегия утырышында статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А. Н. Пудов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор В. Н. Демидов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Э. С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю. З. Камалтынов һәм башкалар катнаштылар.
Төп доклад белән министр Э.А. Зарипова чыгыш ясады, ул ведомствоның 2025 елдагы эш нәтиҗәләре, Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга социаль ярдәм чаралары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, ярлылыкка каршы көрәш, «гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук республикада хезмәт хакы дәрәҗәсе, коррупциягә каршы тору һәм башка мәсьәләләр яктыртылды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.