Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

2026 елның 16 гыйнварында Казан шәһәренең «Millennium Panorama Hotels» кунакханәсенең «Сапфир» конференц-залында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2026 елга бурычларга багышланган йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Агентлык җитәкчесе Т.И. Миңнуллина узган елда башкарылган эшләргә хисап бирде һәм 2026 елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International