2026 елның 20 гыйнварында Казанда ИТ-паркында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнаштылар. Коллегиянең төп темасы Татарстан Республикасы төзелеш Министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында булды.
Хисап доклады белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М. М. Айзатуллин чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә тариф сәясәте бүлеге башлыгы К. П. Куренков катнашты.