Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең «2025 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәве буенча эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» көн тәртибендәге йомгаклау коллегиясе утырышы узды.утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р. һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының хокукый ярдәм һәм суд системасы белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре департаменты директоры Рябой Р.Ю. катнашты.

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Э. Ф. Әхмәтова чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International