2026 елның 26 гыйнварында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының «2025 елда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» дигән көн тәртибендәге йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Ф. Х., яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Литвиненко Е.В., Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Р.Н., паралимпия чемпионы, хәйрия фондын гамәлгә куючы Талая А.К. һ. б. катнаштылар.
Хисап доклады белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Кадыйров А.Р. 2025 елга йомгак ясады һәм алдагы чорга төп бурычларны билгеләде. Докладта инфраструктураны үстерүгә, яшьләрне җәлеп итүгә, патриотик тәрбиягә һәм ведомствоара багланышларга аерым игътибар бирелде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.