Инклюзив белем бирүнең комплекслы системасын төзү өчен федераль мәйданчык формалаштыру Концепциясен тикшерү буенча җыелыш булып узды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Бүген “ТИСБИ” идарә итү университетында Татарстан Республикасында инклюзив белем бирүнең  комплекслы системасын төзү өчен  федераль мәйданчык формалаштыру Концепциясен тикшерү буенча җыелыш булып узды.
Инклюзив белем бирүнең максаты – укыту эшендә киртәсезлек мохитен төзү. Әлеге чаралар комплексы белем бирү оешмаларын техник җиһазлар белән, педагогларның һәм укучыларның үсешенә юнәлтерелгән укыту курслары белән тәэмин итүне хисаплый.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм идарә итү технологияләре бүлегенең баш белгечләре М.Р.Миннегалиева, Г.Э.Сулейманова катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International