«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге " ДБУ ФКК каршындагы семинар утырышы

2026 елның 13 марты, җомга

2026 елның 13 мартында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ ФКК каршындагы директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында түбәндәге темалар буенча хәбәрләр тыңланды һәм фикер алышынды:

Тариф сәясәте бүлегенең 2025 елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында (докладчы – бүлекнең әйдәп баручы белгече Гәрәев А.И.).

2026 елгы 1 һәм 2 номерлы ФКК каршындагы семинарлар беркетмәләре пунктларын үтәү турында (докладчы – директор урынбасары Ч. Н.Гайзатуллина).

 Инновацион продукцияне исәпкә алу тәртибе турында (докладчы – макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Е.В. Баһаутдинова).

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең Фәнни-координацион киңәшмә әгъзалары, шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең кызыксынучы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International