2026 елның 8 апрелендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУда директор А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә узды. Анда «Татарстан Республикасы процесслары белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Т.Р. Закиров социаль объектларны цифрлы мониторинглау һәм диспетчерлаштыру системасын күрсәтте.
Система биналарның инженерлык системаларын үзәкләштерелгән контрольдә тотуга һәм алар белән идарә итүгә, шулай ук штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирүгә юнәлдерелгән техник һәм программ карарлар комплексыннан гыйбарәт. Система инженерлык системаларының эш параметрларын (температура, басым, көчәнеш, датчиклар эшләү, аварияләр) реаль вакытта терки.
Мондый системалар мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук башка социаль объектларда кулланыла.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Абүбәкерова Э.Х. катнашты.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., учреждениеләрнең мәгълүматлар базасын администрирование бүлеге башлыгы Газетдинова Н.Р., социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Грызунова Е.С., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В., челтәр технологияләре бүлеге башлыгы Кудрявцев Д. А., мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Макаров А.М., шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ тармак бүлекләре белгечләре катнаштылар.