ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш күләмнәре буенча Идел буе федераль округында – беренче урынны, Россия регионнары арасында бишенче урынны алып тора. 2013 елда Татарстанда 2,4 млрд. кв. метр торак файдалануга тапшырылган. 2013 елның 11 ае эчендә республикада төзелеш тармаклары буенча 244 млрд. сумлык эш башкарылган.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген республиканың төзелеш комплексы зур мөмкинлекләргә ия, 6,5 меңләп төзелеш бүлекчәләре бар.
Төзелеш тармагы югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, бу инженер составы да, махсус урта белемле белгечләр дә. Тулаем, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, төзелеш индустриясенең эре һәм уртача предприятиеләрендә 65 меңнән артык кеше эшли.