Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәт итүнең үсеше буенча чираттагы Комиссия утырышын алып барды. Әлеге Комиссия дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәт итүне реформалаштыруга, үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән орган буларак барлыкка килде.