Татарстан Республикасының 2011-2015 еллар чорына караган социаль- икътисади Программасына үзгәрешләр кертелде

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
БүгенТР Дәүләт Советының утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатларның бу кандидатураны хупладылар.
ТРның президенты  Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовны “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләде.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары “2013 елга, планлы 2014 һәм 2015 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын кабул иттеләр.
Агымдагы ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләр белән парламентарийларны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Яңа закон проекты белән, бюджетның керем өлешен 25,3 млрд. сумга арттыру көтелә.
Бюджетның керем өлешен федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән өстәмә 15,9 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. ТР бюджеты керемнәренең гомуми күләме - 167,9 млрд. сум, чыгымнары 173,4 млрд. сумны тәшкил итә.
ТР Дәүләт Советы Татарстан Республикасының 2011-2015 еллар чорына караган социаль- икътисади Программасына үзгәрешләр кертте. Әлеге сорау буенча үз доклады белән ТРның Икътисад министры Шагиәхмәтов Мидхәт чыгыш ясады. 
Утырышта  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International