Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы
Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
рус
тат
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Государственное задание ГБУ "ЦЭСИ РТ"
Үзәк турында
Үзәк җитәкчелеге
Үзәк структурасы
Ике яклы элемтә
Проблемник ЦЭСИ
Эшчәнлек
Административ реформа
Бөлгенлек һәм савыктыру. Кризиска каршы идарә
Ситуацион үзәк
«Бюджет ихтыяҗын мониторинглау» мәгълүмати-аналитик системасы
Инновацион сәясәт һәм функциональ анализ
Социаль гарантияләр һәм тәэмин ителешен бәяләү. Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Региональ сәясәт
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе (тармакара комиссиясе)
Социаль программалаштыру
Социологические тикшеренүләр. Ачык приоритетлар реестры
Цифрлы икътисад
Икътисади анализ
Документлар
Аналитик материаллар
Яңа бастырылган документлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Закончылык
2020 елның гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарның мөрәҗәгатен башкару турында отчетлар
ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" җитәкчелегенең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Гражданнарны шәхси кабул итүне оештыру нигезләмәсе
Интернет-кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
2013 елны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә халык мөрәҗәгатьләре 8%ка кимегән
2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе үсешенә каршы эшчәнлек республика хакимияте органнары, җирле үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм халыкның гомуми бурычы булырга тиеш. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры И
.Ш.
Халиков ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Коллегиядә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында аның җитәкчесе Игорь Марченко доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда гражданнар мөрәҗәгатьләренең кимүе күзәтелгән (2012 нче елда - 23823, 2013 нче елда - 21979 мөрәҗәгать).
Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә алкоголь продукциясенең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм аны легаль рәвештә җитештерүне, аның әйләнешен контрольдә тоту мөһим бурыч булып кала, дип белдерде аның җитәкчесе.
2013 нче елда Татарстанга 6 меңнән артык атамада 30 млн.литр алкоголь продукция кертелгән һәм тикшерелгән. 680 мең литрдан артыгы ГОСТ таләпләренә туры килми дип табылган.
Игорь Марченко белдергәнчә, Татарстанда алкоголь продукциясен легаль рәвештә сату кимегән. Ә бу аның легаль булмаган әйләнешенең артуын күрсәтә. “Без бәяләгәнчә, барлык алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенең өлеше кимендә 10 процент, ә аракыныкы - 20 процентка кадәр”, - диде ул.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда легаль булмаган алкоголь базарының үсеше турындагы күңелсез статистикага игътибар ясады. “Без билгесез кешеләрнең Татарстан халкын агулавы белән килешергә тиеш түгел”, - диде ул.
Премьер-министр республикага легаль булмаган алкогольне кертүгә генә түгел, ә аны сатуга да каршы көрәшергә чакырды. “Легаль булмаган аракыны эчеп кенә калмыйлар, аны саталар да, - дип билгеләде ул. – Без легаль булмаган алкоголь продукцияне сату урыннарын контрольдә тотарга тиеш”. Ул, аерым алганда, алкоголь белән сату итүче таксистларның лицензиясен алуны тәкъдим итте.
Быел безгә легаль булмаган алкоголь продукция базары мәсьәләләре белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Бу проблеманы хакимиятнең барлык органнары, җәмәгать оешмалары, халык белән бергә генә хәл итәргә мөмкин”, - дип нәтиҗә ясады Илдар Халиков.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Социаль объектларны цифрлы мониторинглау һәм диспетчерлаштыру системасын презентацияләү
2026 елның 8 апрелендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУда директор А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә узды, анда «Татарстан Республикасы процесслары белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Т.Р. Закиров социаль объектларны цифрлы мониторинглау һәм диспетчерлаштыру системасын күрсәтте. Нотыкчы хәбәр иткәнчә, система үзәкләштерелгән контроль һәм биналарның инженер системалары белән идарә итүгә, шулай ук штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирүгә юнәлдерелгән техник һәм программалы чишелешләр комплексыннан гыйбарәт. Система инженерлык системаларының эш параметрларын (температура, басым, көчәнеш, датчиклар эшләү, аварияләр) реаль вакытта терки. Мондый системалар мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук башка социаль объектларда кулланыла. Презентация йомгаклары буенча докладчыга сораулар бирелде һәм системаның эше турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Абүбәкерова Э. Х. катнашты. «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., учреждениеләрнең мәгълүматлар базасын администрирование бүлеге башлыгы Газетдинова Н.Р., социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Грызунова Е. С., макроикътисадый анализ отелы башлыгы Баһаутдинова Е.В., челтәр технологияләре бүлеге башлыгы Кудрявцев Д. А., мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Макаров А.М., шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ тармак бүлекләре белгечләре катнаштылар.
6
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы
2026 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чараларның республика планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты. Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды: Татарстан Республикасы бизнесын салым законнары үзгәрешләренә яраклаштыру буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре эше турында. Җитештерү (хезмәт күрсәтүләр) күләмен киметеп, предприятиеләрнең республика маркетинг үзәге платформасында эшләү турында. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм килештерүләр Кабинетында агымдагы эш статусы турында. Хезмәт базарындагы вәзгыять, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар ихтыяҗын фаразлау һәм максатчан укыту механизмнары турында. «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы И. Р. Гаязов катнашты.
3
апрель, 2026 ел
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге " ДБУ фәнни-координацион советы каршындагы семинар утырышы
2026 елның 3 апрелендә директор А.Н. Кудрявцева рәислегендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ фәнни-координацион советы каршында даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында түбәндәге темалар буенча хәбәрләр тыңланды һәм фикер алышынды: Идарәнең квалификация күтәрү мәгариф программалары һәм технологияләре бүлегенең 2025 елдагы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында. Докладчы-директор урынбасары А. Б. Гревцов. Салым реформасының халыкның тормыш дәрәҗәсенә (шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, куллану товарлары, медицина хезмәтләре өчен түләүгә) йогынтысын бәяләү буенча аналитик модельне тәкъдир итү. Докладчы-макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәүче белгече Назаров Р. А. Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең фәнни-координацион советы әгъзалары, шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең кызыксынучы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
30
март, 2026 ел
Легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча Республика ведомствоара комиссиясенең һәм хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы көрәш буенча Республика ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы
2026 елның 27 мартында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф.Вәлиуллов рәислегендә легаль булмаган эш белән тәэмин итүгә каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясенең һәм хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясенең уртак утырышы булды. Утырышта хезмәт хакы буенча бурычларны түләүне тәэмин итү, рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, хезмәт хакының билгеләнгән минималь күләменнән түбән булмаган дәрәҗәсен тәэмин итү мәсьәләләре каралды. «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә директор урынбасары А.Б. Гревцов һәм социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз