Тарифларның үсеш темпы 3 ел эчендә беразга кимегән

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2013 нче елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар буенча 2600 ләп карар, барлык муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү буенча төбәк стандартларының 220 меңгә якын күрсәткече кабул ителгән. Бу хакта бүген дәүләт комитетының 2013 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында сойләнде.
Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
“Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан көйләнүче 2014 нче елга каралган төрле хезмәтләргә тарифлар икътисади яктан нигезләнгән, ягъни катнаш субсидияләүдән башка. Искәрмә сыйфатында электр энергиясе һәм газ өчен булган тарифларны гына атап узарга була, алар белән идарә итү Тарифлар буенча федераль хезмәт вәкаләтендә”, - дип билгеләп узды Марат Зарипов. Ул искәртеп үткәнчә, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2014 нче елда тарифлар елына бер генә тапкыр – 1 нче июльдән күтәреләчәк. Әлегә алар 2013 нче елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә кала бирә.
Кулланучылар өчен тарифлар үсешенә йогынты ясаучы икътисади факторлардан тыш, өстәмә сәбәпләр дә бар. Алар хакында бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында комитет рәисе Марат Зарипов сөйләде.
Марат Зарипов сүзләреннән аңлашылганча, кулланучы өчен тарифлар үсешенә йогынты ясаучы өстәмә факторларның чираттагысы, бер муниципаль берәмлек территориясендә ресурслар белән тәэмин итүче берничә оешманың гамәлдә булуыннан гыйбарәт.
Тарифлар үсешенә китерүче алшартларның тагын берсе – челтәрләрдәге югалтулар. Докладчы аренда түләүләренә тукталып, аларның артуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, еш кына муниципалитетлар, арендага акча алып, аны төп фондларны яңартуга юнәлдерми, бу тузганлыкның артуына китерә, моның нәтиҗәсе булып, ресурсларны югалтулар, челтәрләрдә өзеклекләр арта, ә бу алдагы еллардагы тарифларга өстәмә йөкләмә.
“Дәүләт комитетының һәрбер хезмәт буенча алып бара торган эшчәнлеге кулланучы өчен ахыргы түләү бәясе үсешен тоткарлап торуга йөз тота, шул исәптән бу коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә дә кагыла. Татарстан буенча бу хезмәтләр өчен түләү 2014 нче елның 1 нче июленнән 4,5 проценттан да артмаска тиеш”, - дип ышандырып әйтте комитет рәисе.
Коллегия эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International