ТР Президенты сүзләренчә, Татарстанда Икътисад үсешен арттыру өчен яңа проектлар һәм конкрет адымнар турында уйларга кирәк

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Предприятиеләрнең инновацияле үсеше - республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды.
Уртак коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп докладны коллегия утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовясады. Икътисад министры сүзләренчә, 2013 елда республиканың тулай төбәк продуктының күләме 1 трлн. 520 млрд. сум тәшкил иткән, ТР ның барлык тулай төбәк продукты элеккечә дүрт муниципаль берәмлек территориясендә җитештерелә.
Республикада сәнәгать, төзелеш, сәүдә өлкәсендә үсеш темплары акрыная. Нәтиҗәдә тулай төбәк продуктының үсеш темпы 2013 елда 2%ка кадәр кими (2012 елда 5,5%).
Мидхәт Шаһиәхмәтов кыскача икътисадның иң мөһим секторлары үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды.Сәнәгать җитештерүе индексы 2013 елда 101,2% ка кадәр кими (2012 елда 107%).
ТР икътисад министры,предприятие җитәкчеләренә финанс күрсәткечләренә контрольне көчәйтергә, тармак министрлыклары җитәкчеләренә баланс комиссияләрендә табышны киметкән предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләргә кирәклеген белдерде.
“Нәтиҗәлелекнең мөһим күрсәткече булып, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге тора,- диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары 2013 елда төп секторларда хезмәт хакы үсеше темпларыннан түбән булды. Безнең әйдәп баручы предприятиеләр элеккечә хезмәт җитештерүчәнлегендә дөнья күрсәткечләреннән артта калалар”.
Коллегия эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм башка белгечләр катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International