ТР Дәүләт Советының утырышында “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында”гы закон проектын тулаем кабул иттелде

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында”гы закон проектын тулаем кабул иттеләр.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуларга йомгак ясап, әлеге закон проектын эшләүдә катнашкан барлык затларга рәхмәт әйтте. Шул исәптән борчылып, кайгырып йөрүче эт хуҗаларына да. Ул Татарстанның йорт хайваннарын тоту мәсьәләләрен тәртипкә салган закон проектны кабул итүче төбәкләрнең беренчесе булуын билгеләп үтте. Әлеге закон проектын әзерләгәндә зур күләмдә эш башкарылуын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International