ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышы
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
Закон проекты белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның әйтүенчә закон проекты “2014 – 2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы гражданнарын социаль яклау” дәүләт программасының “Уңайлы мохит” ярдәмче программасы буенча чыгымнарны чагылдыру максатларында әзерләнгән.
“Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” Закон проекты каралды. Ул беренче укылышта кабул ителде.Хокук бозулар өчен административ штрафларны күтәрүне күздә тоткан закон проектын ТР юстиция министры Лариса Глухова тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырылган анализ күрсәткәнчә, Казан шәһәре территориясендә урамнарда сәүдә итүне оештыру өлкәсендә хокук бозулар саны арта бара. Бүгенге көндә Казанда аерым билгеләнгән урыннарда сәүдә итү өчен оптималь шартлар тудырылган, шуның белән бергә, күп кенә гражданнар шушы максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә итүне дәвам иттерәләр, шул исәптән транспорт объектларына якын җирдә, сәламәтлек өчен куркыныч булган урыннарда да. Урамнарда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозган затлар үз гамәлләре белән, кагыйдә буларак, башка хокук бозулар да китереп чыгаралар. “Статистика күрсәткечләрен анализлау нәтиҗәләре буенча, Административ хокук бозулар турындагы ТР кодексының 3.2, 4.3, 4.4 маддәләрендә каралган административ хокук бозулар өчен җәзалар санының арта баруы күренә”, - дип белдерде Лариса Глухова. Моңа бәйле рәвештә, штарфларны арттыру муниципаль берәмлек территорияләрендә урам сәүдәсен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный ул. Кайбер депутатлар бу мәсьәләгә карата каршылыклы фикерләр белән чыкты.
2026 елның 17 мартында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция Советының, 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 2025 елгы хисабы турында мәгълүматы тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручыны сайлау турындагы мәсьәлә тыңланды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.