ТР Премьер-министры республика балалар спорт мәктәптәренең эшчәнлеген тикшерде

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырыш “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Р.Т.Борһанов сүзләренчә, республикада спорт инфраструктурасы актив үсеш ала. Татарстанда 2011 елда 9135 спорт корылмалары, ә 2013 нче елда - 9408 корылма санала. ДЮСШ һәм СДЮСШОР саны да арта. 3 ел эчендә 10 яңа спорт мәктәбе барлыкка килгэн. 2009 нчы елда спорт мәктәпләрендә 14 369, 2011 нче елда – 15 264, ә 2013 нче елда – инде 18 105 разрядчы әзерләгәннәр.
Әмма шөгыльләнүчеләр саны кими, 2010-2011 нче елларда мәктәпләрне 97 мең кеше йоргән, ә 2013-2014 нче елларда бары тик 88,5 мең кеше.
Рафис Борһанов Тәтеш, Баулы, Лениногорск районнарын һәм Казан шәһәренең лидерлар рәтендә булуын билгеләп узды. Ә Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Менделеевск, Әгерҗе, Зәй, Нурлат, Бөгелмә районнарын “кара” исемлеккә кертте”.
Тренерлар саны да кими. 2011 нче елны 2905 тренер-укытучы бар иде, ә инде 2013 нче елны бары тик 2847. Тагын шушы факт мөһим-штатта торучылар арасында югары квалификация категориясен бары тик 12% тәшкил итә., ә штатлы тренерларның яртыдан күбесе квалификациясез.
Министр Р.Т.Борһанов И.Ш.Халиковка тренерларның квалификацияләрен күтәрүен финанслауны тәэмин итү мөрәҗәгате белән чыгыш ясады.
Коллегия утырышында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International