Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
1.     “Татарстан Республикасының күп квартирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге” эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2014 нче елга бурычлар турында.
2.     Идарә итүче оешмаларының күп квартирлы йортлар белән идарә итү һәм торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтү өчен чыгымнар турында информацияне ачу турында.
3.     Идарә итүче оешмаларының эшчәнлеген лицензияләү буенча закон проекты турында.
Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры, комиссия председателенең урынбасары А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International