Фәнни-координацион советының утырышы

2014 елның 25 апреле, җомга
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашуы белән Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
Предприятияләрнең эффектив эшчәнлеген анализлау бүлегенең мөдире А.А.Вәлитова бердәм хисап үзәкләрендә бухгалтерлык хисапларын алып бару турында доклад белән чыгыш ясады.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару буенча соңгы яңалыкларын региональ сәясәт бүлегенең мөдиреР.М.Даутов китерде.
Татарстан Республикасы икътисад яңалыклары белән предприятияләрнең эффектив эшчәнлеген анализлау бүлегенең баш белгече Г.Э.Шигабиева таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International