ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан Президенты белдерде: "Бюджет йөкләмәләрен башкаруда без минималь куркынычлыкны тәэмин итәргә тиеш"
2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсе булып узды.
Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елның беренче кварталында салым түләүләре 14 %ка арткан, шул исәптән Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына – 18,5%ка. Үсеш сәбәпләре – акцизлар артуы, рубль курсы кимүгә бәйле рәвештә, предприятиеләрнең экспортка сатудан керем артуы. Шулай да алга таба салым керемнәренең үсүенә ышанырга кирәкми.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин 2014 елның 1 кварталында республика бюджетының үтәлүе турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, январь-март айларында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 45,2 млрд сум керде: республика бюджетына - 37,5 млрд. сум, урындагы бюджетларга – 7,7 млрд. сум. Бюджет үсеше темплары буенча Татарстан РФ регионнары арасында 14нче урында.