“Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясау тантанасы узды

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
12 нче майда “Корстон” комплексында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясау тантанасы узды.
“Закон территориясе” җәмәгать тәртибе урнаштыруда, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны булдырмауга өлеш керткән муниципаль районнар, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләр һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен тарату, җәмәгатьчелек фикерен белдерү максатыннан үткәрелә.
Конкурс авыл җирлекләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, предприятие һәм оешмалар, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүче спорт, мәдәният үзәкләре, шәхси сак предприятиеләре, хокук саклау юнәлешендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый берләшмәләр арасында уздырыла.
ТРның Премьер-министры И.Халиков сүзләренчә, узган ел Татарстанда полиция хезмәткәрләре иҗтимагый берләшмә әгъзалары белән бергә җинаять кылуда шикләнелгән 23 мең затны тоткарлаган, шул исәптән 1100- җинаять кылуда шикләнелә. Республикада җинаятьчелеккә каршы торуның уңай нәтиҗәләре күренә.
Бүләкләү церемониясендә җиңүчеләренә Илдар Халиков дипломнар тапшырды.
Церемониядә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International