ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар алдындагы иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлеге буенча җыелыш
2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар алдындагы иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлеге буенча җыелыш булып узды.
Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе А.А.Фомин Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар алдындагы иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлеген координацияләү буенча булган бурычлар турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Р.Сафин министрлык эшчәнчелегенең эффективлыгын күтәрү өчен иҗтимагый киңәшмәнең роле турында сөйләде.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый киңәшмәсенең рәисе А.Г.Гатауллин җәмгыять фикерен исәпләү механизмын камилләштерү эшен башкару турында хәбәр итте.