ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Республика Россия регионнары арасында салым кертемнәре буенча – 6 нчы урында, Идел буе федераль округында беренче тора
2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов 2014 елның “1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында булган республика киңәшмәсен алып барды.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 яртыеллыгында республика берләштерелгән бюджеты салымнар һәм керемнәр буенча паланлаштырылган күләмнәрдә үтәлгән. Аңа салым һәм салым булмаган керемнәр 86,8 млрд. сум күләмендә кергән. Түләтелми торган кертемнәрне исәпкә алып, керемнәр 97 млрд. сумга җиткән – еллык планның 53%ы. Берләштерелгән бюджет чыгымнары – 100 млрд сум яисә еллык планның 50%ы. Беренче яртыеллыкта республика территориясеннән салым кертемнәренең гомуми күләме – 191,7 млрд. сум (былтыргыдан 19,5%ка артык), шул исәптән 110,6 млрд. сум (58%) – федераль бюджетка (+20,3%).
Хезмәт хакын түләүгә Татарстан бюджетында 82,4 млрд. сум каралган. «Бу бик зур сумма, һәм, билгеле инде, без Россия Федерациясе Президентының май указлары белән билгеләнгән барлык параметрларны да үтәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, республика Россия регионнары арасында салым кертемнәре буенча – 6 нчы урында, Идел буе федераль округында беренче тора.