V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы, ТР Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен кертеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  депутатлар составы төзелде. Бакова Ирина, Вәлиев Разил, Кантюков Рәфкать, Ларионова Татьяна, Миргалимов Хафиз, Мөхәммәдиев Рөстәм, Сәлахов Мәгъсүм, Шәфигуллин Лотфулла, Якунин Леонид Президиум әгъзалары итеп сайланды.
Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп Васил Шәйхразиевне билгеләп куюны депутатлар белән килештерделәр.
Шулай ук Дәүләт Советы комитетлары төзелде һәм аларның рәисләре сайлап куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International