Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, якындагы 2-3 елда республика һәм муниципаль хакимиятнең өстенлеге ТРның бөтен районнарында һәм шәһәрләрендә эшмәкәрлек өлкәсен активлаштыру мәсьәләсе булырга тиеш

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
фикер алыштылар. Утырышны Теләче районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Икътисади совет утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне, көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Ларионова, башка федераль структуралар, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, республика муниципаль районнары, сәнәгать парклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, республикада тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 34 процентка кадәр арттыру бурычы куелган булуын искәртте. “Кызганычка каршы, әлегә без 25,5 процентта тукталдык, җитди инфраструктура, системалы карарлардан башка бу мәсьәлә хәл ителмәячәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлектә сәнәгать предприятиеләре өлеше 16 процент кына тәшкил итә. Нигездә, кече һәм урта бизнес сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Аның фикеренә караганда, республиканың потенциаль мөмкинлекләре кече һәм урта эшмәкәрлек сегментында сәнәгать предприятиеләре өлешен ике тапкыр арттыру мөмкинлеге бирә.
ТР икътисад министры Артем Здунов үз докладында билгеләп узганча, бүген Татарстанда 17 муниципаль районда һәм бер шәһәр округында 22 сәнәгать паркы эшли. Резидентларның гомуми саны – 110. Алар 1,5 меңнән артык эш урыны булдырган, 2013 елда предприятиеләрнең гомум табышы 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, җитештерелгән продукциянең 90 проценты 4 мәйданчыкка туры килә, барыннан да элек алар – “Алабуга” МИЗ һәм “Мастер” КИП.
Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International