Татарстанда җитештерелгән товарларга ихтыяҗны стимуллаштыру буенча тәкъдимнәрне каралды

2014 елның 17 октябре, җомга
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын контрольдә тотучы оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов доклад ясады. Ул кыскача үзебез илдә, шул исәптән республикада җитештерелгән товарларны базарда алга җибәрү өчен ММЧда уздырылган һәм уздырырга планлаштырылган чаралар турында кыскача сөйләде. Бу, аерым алганда, телеканалларда сюжетлар, викториналар, презентацияләр уздыру.
Рашат Фәттахов хәбәр иткәнчә, акциянең кысалары киңәйтелә – болар азык-төлек һәм сәнәгать товарлары гына түгел, бәлки хезмәт күрсәтү өлкәсе дә.
Моннан тыш, Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы ваклап сату сәүдә челтәрләре белән дә эш алып барыла.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International