ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасының импортны алыштыру программалары тармагын эшләп чыгару өлешен тормышка ашыру сорауларына караган җыелыш
2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасының импортны алыштыру программалары тармагын эшләп чыгару өлешен тормышка ашыру сорауларына караган җыелыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узды.
Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Х.Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә. Фәйзуллин һәм ДУП “ Татарстан Республикасы дәүләт заказы , инвестицион эшчәнлеге һәм регионара элемтәләре” генераль директоры Я.В.Геллер докладлары белән чыгыш ясадылар.