ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге белгечләре башкарма хакимият органнарының структурасын һәм функцияләрен анализлау буенча тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге белән Саха Республикасының стратегик тикшеренүләр Үзәге арасында булган килешүгә туры китереп 2014 нче елның 24-29 ноябрендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” делегациясе Якутск шәһәренә барып кайтты. Инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең белгечләре ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең башкарма хакимият органнарының структурасын һәм функцияләрен анализлау буенча тәҗрибәсен кертү кысаларында Саха Республикасының Мәгърифәт, Хезмәт һәм социаль үсеш министрылыкларының эшчәнлеген тикшерделәр, Саха Республикасының стратегик тикшеренүләр Үзәге җитәкчеләренә һәм белгечләренә семинар уздырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International