Төп нотык белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.
«Булган аз комлпектлы мәктәпләр челтәренең үсеш перспективалары юк», - дип саный Э.Фәттахов. Андый мәктәпләргә яшь перспективалы укытучыларны җәлеп итү мөмкин түгел, укучылар арасында конкурентлык ким дәрәҗәдә, һөнәри юнәлеш мөмкин түгел диярлек. Шул ук вакытта аз комплектлы мәктәпләр аркасында бер укучыга исәпләгәндә иң югары финанс чыгымнары артта калган районнар җилкәсенә төшә.
«Татарстанда 80 укучыдан да ким булган урта мәктәп калмаска тиеш», - дип йомгаклады министр.
Р.Миңнеханов аз комплектлы мәктәпләр санын кыскартуны хуплады. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, мондый урта мәктәпләрдә белем бирүнең лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкин түгел.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.