2015 нче елның 29 март һәм 4 апрель аралыгында Татарстан буенча куллану бюджетының үзгәрешләре

2015 елның 10 апреле, җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча  2015 нче елның 29 март һәм 4 апрель аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:

-                 яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,17% арткан (+ 10 руб. 76 тиен) һәм 6168 руб. 35 тиен тиеш тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым 0,26% (+ 7 руб. 94 тиен)  3050 руб. 63 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 208 руб. 10 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт  2625 руб. 87 тиен, салым һәм башка түләүләр 283 руб. 74 тиен тәшкил итте;

-                  минималь кулланучылар бюджет хакы 0,21%   (+ 26 руб. 44 тиен)   артканһәм    12828 руб. 98 тиен тәшкил итте.

Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:

Арткан: 3,2% лы сөт, күкәй, сыер ите, шикәр, бозлы балык, виноград һ.б.

Бәясе төшкән: кишер, ипи, цитруслар, яңа кыяр, яңа помидор, банан, 2,5 % лы сөт, бәрәңге һ.б.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International