Татарстан Республикасы товарларын эчке базарларга чыгару буенча информацион-аналитик система төзелә

2015 елның 17 апреле, җомга

ТР ның Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләр продукциясен алга таба чыгару өчен республика системасын төзү буенча җыелыш булып узды.

Республика товар җитештерүчеләр продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару өчен Комплекслы оештыру-технологих системасы турында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева таныштырды.

Җыелышта шулай ук “Татарстан Республикасы товарларын эчке базарларга чыгару” информацион-аналитик системасы һәм продукцияләрнең электрон каталогы турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International